ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Башкорт педагогика университеты лидерлар әзерли торган мәгариф проекты башлый

23 август 2019, 21:41

Проектның максаты – шәһәр, хәтта республика күләмендә теләсә нинди проблеманы хәл итәргә һәм креатив фикер йөртергә сәләтле лидерлар командасы төзү.

(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Башкортстан Республикасында Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты тарафыннан үткәрелә торган уникаль белем бирү проекты гамәлгә ашырыла башлый. Программа 26 августта башланып, 5 көн дәвам итәчәк. Бу хакта Россия Мөфтиләр Шурасы сайты Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Бу – җәмгыятьнең теге яки бу тармакларында фикер лидерларына әверелгән шәхесләрне үстерү өчен булдырылган махсус проект. Оештыручылар әйтүенчә, җәмгыять тарафыннан танылган лидерлар Чишмә районының Салих авылында җыелачак һәм профессионаллардан уңышлы киләчәк төзү буенча гамәли күнекмәләр алачак.

Лидерлар мәктәбе проектында Башкортстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәрләре дә, яшь имам-хатыйблар да катнаша. Курслар Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты һәм Башкортстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте арасында төзелгән хезмәттәшлек турында килешү кысаларында оештырылачак.

Проектның максаты – шәһәр, хәтта республика күләмендә теләсә нинди проблеманы нәтиҗәле хәл итәргә һәм креатив фикер йөртергә сәләтле лидерлар командасы төзү.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10