ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Ростов өлкәсе башлыгы Василий Голубев белән очрашты

23 август 2019, 11:11 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Ростов өлкәсе башлыгы Василий Голубев белән очрашты Ростов өлкәсе делегациясе Казанга 45нче WorldSkills дөнья чемпионаты чараларында катнашу өчен килде.

(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев белән очрашып, ике якка да файдалы хезмәттәшлекнең кайбер мәсьәләләре хакында фикер алышты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с Губернатором Ростовской областиВасилием Юрьевичем Голубевым

«Иртәнге очрашу вакытында Рөстәм Миңнеханов һәм Василий Голубев Ростов өлкәсе һәм Татарстан арасындагы ике якка да файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алышты, эшлекле элемтәләрне алга таба ныгыту һәм кайбер проектларны гамәлгә ашыру адымнарым билгеләде», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с Губернатором Ростовской областиВасилием Юрьевичем Голубевым

Төбәк губернаторы җитәкчелегендәге Ростов өлкәсе делегациясе Казанга WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45нче дөнья чемпионаты чараларында катнашу өчен килде. Сәфәрнең программасы WorldSkills конференциясенең пленар утырышында катнашу, ярышлар мәйданчыгын карау, чемпионатта катнашучылар – Россия җыелма командасы әгъзалары белән формаль булмаган аралашуны үз эченә ала.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с Губернатором Ростовской областиВасилием Юрьевичем Голубевым

Моннан тыш, Ростов өлкәсе губернаторының эш программасында Татарстан министрлык һәм ведомстволары җитәкчеләре белән очрашулар да каралган. Василий Голубев ТР Инвестицион үсеш агентлыгында булып, төбәкнең икътисади һәм инвестицион потенциалы белән танышыр дип көтелә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10