ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чаллыда дүрт балалар бакчасы ачыла

23 август 2019, 10:53 , Фото: nabchelny.ru

Чаллыда дүрт балалар бакчасы ачыла «Демография» илкүләм проекты кысаларында шәһәрдә барлыгы алты учреждение төзеләчәк.

(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Бүген Чаллыда дүрт яңа балалар бакчасы ачыла. Бу хакта Автокала мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Демография» илкүләм проекты кысаларында шәһәрдә барлыгы алты учреждение төзеләчәк, ике объект — югары әзерлек дәрәҗәсендә. Яңа балалар бакчалары сафка басу нәтиҗәсендә 1440 урын булдырылачак, шуның 780е – ясле урыннары.

Алты учреждениенең икесендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен төркемнәр оештырылачак. Әйтик, 124нче «Капитошка» балалар бакчасында Брайль шрифты бар. Бинаның гомуми мәйданы 4276 квадрат метр тәшкил итә, периметрлар буенча видеокамералар куелган. Территориядә 12 веранда урнаштырылган, уен зоналары җиһазландырылган.

220 бала 12 төркемдә шөгыльләнәчәк. Аларның һәркайсында уңайлы урын бар, анда балалар өсләрен алыштыра ала.

Спорт залында сизү, ишетү, күрү органнарына йогынты ясый торган һәм сөйләм, хәтер, фикерләү, игътибар, күзаллауны үстерүгә юнәлдерелгән стимуляторлар белән җиһазландырылган сенсор бүлмәсе бар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10