ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов WorldSkills Conference конференциясе ачылышында катнашачак

23 август 2019, 09:31 , Фото: архив

Рөстәм Миңнеханов WorldSkills Conference конференциясе ачылышында катнашачак Казанда кадрлар әзерләү мәсьәләләре өчен җаваплы WorldSkills әгъза-илләре министрлары саммиты ачыла.

(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов WorldSkills 2019 халыкара чемпионатының эшлекле программасында катнашачак, шулай ук берничә очрашу үткәрәчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Иртән Рөстәм Миңнеханов Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев белән очрашырга ниятли, шуннан соң «Казан Экспо» мәйданчыгында WorldSkills Conference 2019 конференциясенең тантаналы ачылышы була. «Әлеге тантанада РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашачак», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

«Дөнья — куркыныч астында: үзгәрешләр чорында җайлашу, уңышка ирешү һәм чәчәк ату өчен күнекмәләр» дигән темага багышланган пленар утырыш эшлекле программаның төп чарасы булачак. Утырышта шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Татьяна Голикова катнаша.

Көннең икенче яртысында «Казан Экспо» мәйданчыгында ТР Президенты һәм Россия вице-премьеры катнашында кешелек капиталын үстерү һәм кадрлар әзерләү мәсьәләләре өчен җаваплы WorldSkills Халыкара хәрәкәте әгъза-илләре министрлары саммиты утырышы узачак.

Көн дәвамында Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстан Хөкүмәте һәм «Кока-Кола ЭйчБиСи Евразия» компаниясе арасында каты коммуналь калдыкларны аерым җыю культурасын үстерү өлкәсендә ниятләр турындагы Килешүне имзалауда катнашачак.

Моннан тыш, Татарстан Президенты Швейцариянең Икътисад, мәгариф һәм фәнни тикшеренүләр федераль департаменты башлыгы Ги Пармелан (ул Казанга WorldSkills 2019 чемпионаты чараларында катнашу өчен килде) белән очрашырга ниятли.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10