ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Дмитрий Медведев белән WorldSkills башлыгы очрашуында катнашты

23 август 2019, 08:14 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Дмитрий Медведев белән WorldSkills башлыгы очрашуында катнашты Саймон Бартли Россия җитәкчелеге белән WorldSkills җитәкчелеге арасындагы хезмәттәшлек нәтиҗәле дип саный.

(Казан, 23 август, "Татар-информ"). Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев WorldSkills International президенты Саймон Бартли белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.  Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әңгәмә WorldSkills стандартлары буенча 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионатын ачу тантанасы башланыр алдыннан «Казан Арена» стадионы территориясендә узды.

Встреча Председателя Правительства РФ Д.А.Медведева и Президента WorldSkills International Саймона Бартли

Дмитрий Медведев Саймон Бартлига WorldSkills хәрәкәте кысаларында Россия Федерациясе инициативаларына ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. «Иң беренче чиратта барлык башкарган эшләрегез өчен, һәм, әлбәттә, безнең катнашуыбызны, безнең инициативаларыбызны хуплаганыгыз өчен рәхмәтемне җиткерәсем килә», - диде РФ Премьер-министры.

Ул билгеләп үткәнчә, Россия WorldSkills рәтләренә күптән түгел килеп кушылды. «Әмма хәзер без хәрәкәттә тулы хокуклы катнашучылар һәм, бу безне бик сөендерә», - диде Дмитрий Медведев.

Встреча Председателя Правительства РФ Д.А.Медведева и Президента WorldSkills International Саймона Бартли

Саймон Бартли үз чиратында Россия җитәкчелеге белән WorldSkills җитәкчелеге арасындагы нәтиҗәле хезмәттәшлекне билгеләп үтте. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10