ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Төп яңалыклар

23 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

23 август 2019, 21:00

23 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар Татарстан игенчеләре ике миллион тоннадан артык ашлык җыеп алды, Татьяна Голикова бер һөнәр белән генә яшәү - иске алым дип саный.

Татьяна Голикова: Татарстан WorldSkills чемпионатына күңелен биреп әзерләнгән / Россия Вице-премьеры Татарстанда WorldSkills чемпионатына әзерлек югары дәрәҗәдә булуын әйтте.

Татарстан игенчеләре планлаштырган мәйданның ун процентында уҗымнар чәчкән / Көзге чәчү буенча беренче урында - Арча, икенче урында - Әлки, өченче урында - Сарман районнары.

Рөстәм Миңнеханов: Халыклар татулыгы технологик белемнәр кебек зур әһәмияткә ия / Татарстан Президенты республикада профессиональ белемгә зур игътибар бирелүен әйтте.

Татьяна Голикова бер һөнәр белән генә яшәү - иске алым дип саный / "Кешенең бөтен потенциалына ихтыяҗ булырга тиеш", - ди Россия Хөкүмәте җитәкчесе урынбасары, WorldSkills чемпионатын оештыру комитеты рәисе.

Укучыларның һәм студентларның "Казан Экспо"га экскурсияләре башланды / Эшче һөнәрләрне популярлаштыру максатыннан оештырылган “Посетитель” программасы буенча Казанга 43 мең укучы һәм студент экскурсиягә киләчәк.

Раил Гатауллин Язучылар берлеге рәисе урынбасары итеп билгеләнде / Раил Гатауллин – "Белем.ру" порталы җитәкчесе, программист, шигырьләр яза.

Россиядә өлкән яшьтәгеләргә WorldSkills стандарты буенча һөнәри белем бирәчәкләр / 2023 елга Россиянең барлык төбәкләрендә дә аеруча кирәкле һөнәрләр буенча белем бирү программасы гамәлгә кертеләчәк.

Татарстан игенчеләре ике миллион тоннадан артык ашлык җыеп алды / Август ахырында һава шартларының яхшыруы игенчеләргә урып-җыю темпларын арттырырга мөмкинлек бирде.

Васил Шәйхразиев татар яшьләренә ТАССР юбилеена креатив проектлар уйларга кушты / Татар яшьләре оешма җитәкчәләрен укыту форумы чаралары 23-25 август көннәрендә Иннополис шәһәрендә үтә.

Йолдыз Миңнуллина татарларның иҗат дөньясын киңәйтергә вакыт җитте дип саный / Шагыйрә Казанга төрле төбәкләрдән җыелган татар яшьләрен "Калеб" яңа буын иҗат берләшмәсе эшчәнлеге белән таныштырды.

Фәрит Мөхәммәтшин Чаллы шәһәре демографияне яхшыртуга өлеш кертә дип әйтте / Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Чаллыда "Демография" илкүләм проекты буенча төзелгән "Акчарлак" балалар бакчасын ачуда катнашты.

Буа театры репертуарын лаборатория аша туплый / “Буа талиясе” театр лабораториясендә быел дүрт эскиз әзерләнде.

Производстволарда имгәнүчеләр WorldSkillsта яңа һөнәрләр белән таныша / "Ворлдскиллс - производствода зыян күргән кешегә заманча технологияләр белән танышу өчен яхшы мөмкинлек", - ди Павел Лоханов.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10