ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чүпрәледә Россия Федерациясе Дәүләт флагы көнен билгеләп үттеләр

23 август 2019, 03:00 , Фото: chuprale-online.ru/news/k%D3%A9n-vakyiygasyi/chprled-rossiya-federatsiyase-dlt-flagy-knen-bilgelp-ttelr

Чүпрәледә Россия Федерациясе Дәүләт флагы көнен билгеләп үттеләр Россия Флагы көне уңаеннан Чүпрәле районы үзәгендә волонтерлар урамнан үтүчеләргә Россия флагы төсендәге өч төстәге тасмалар таратты.

(Чүпрәле, 23 август, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов). Россиядә 22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Бәйрәм уңаеннан Чүпрәледә төрле чаралар узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Русия Федерациясе Президенты 1994 елның 20 августында "Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турында" Указга кул куйган көннән башлап бу көн бәйрәм буларак билгеләнә. 

Ә 1991 елның 22 августында Россия парламентарийлары коммунистлар карарын гамәлдән чыгардылар һәм тарихи әлам Россия Федерациясенең рәсми һәм тантаналы вакыйгаларында дәрәҗәле урын алды.

Россия Флагы көне уңаеннан Чүпрәле районы үзәгендә волонтерлар урамнан үтүчеләргә Россия флагы төсендәге өч төстәге тасмалар таратты.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10