ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чирмешәннең Ульяновка авыл җирлеге Советы яңа биналы булды

23 август 2019, 06:00 , Фото: Кадыйр Гомәров

Чирмешәннең Ульяновка авыл җирлеге Советы яңа биналы булды Район, бюджет акчаларына, өстәмә керемнәр хисабына, бу объектны озаграк төзесәләр дә, ул бик яхшы, сыйфатлы.

(Чирмешән, 22 август, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешәннең Ульяновка авыл җирлеге Советы яңа биналы булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Район, бюджет акчаларына, өстәмә керемнәр хисабына, бу объектны озаграк төзесәләр дә, ул бик яхшы, сыйфатлы. Гаражга да урын табылган. Яңа җиһазлар да кайтарганнар. Кыскасы, рәхәтләнеп эшли торган.

Яңа бинаны ачу тантанасында “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин да катнашты. Монда, аннары Туймәттә һәм Иске Үтәмештә җирлек Советлары биналарын ачканда да ул мөһим проблема хакында әйтми кала алмады

"Соңгы елларда күпме төзибез, күпме ремонтлыйбыз, әмма халыкның шәһәргә китүе тукталмый. Югыйсә авылда тормыш шартлары шәһәрдәгедән начар түгел. Монда төп сәбәп – эш урыннары җитмәү. Авылны, анда яшәүчеләрне сакларга кирәк", - диде ул.

Әгъзам Гобәйдуллин исә туймәтлеләргә грант алуга конкурста катнашырга булышачагын әйтте. Бу көнне кунаклар Иске Үтәмештә төзелгән универсаль уен мәйданчыгын ачу тантанасында да катнаштылар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10