ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлмәттә экскурсиядә катнашучыларга бушлай велосипед бирәләр

23 август 2019, 09:00 , Фото: архив

Әлмәттә экскурсиядә катнашучыларга бушлай велосипед бирәләр Экскурсияләр бары 22 сентябрьгә кадәр оештырылачак.

(Әлмәт, 23 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә "Алтын алмалар турында әкият" паблик-арт программасы велоэкскурсиягә дәшә. Катнашу һәм велосипед – бушлай. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Экскурсияләр бары 22 сентябрьгә кадәр оештырылачак.

Экскурсия программасында «Алтын алмалар турында әкият» паблик-арт программасы кысаларында ясалган барлык мураллар буенча сәяхәт кылу мөмкинлеге.
“Аны кем ясаган?” һәм “Аңа нинди мәгънә салынган?” дигән сорауларга җавап табу каралган.

Очрашу урыны - яшьләр үзәгенең ишегалды.

24 августта гид Дина Нургалиева @detalidi җитәкчелегендә "Шәһәр белән әңгәмә" паблик-арт программасы объектлары буенча велоэкскурсия.

25 августта гид Лилия Симонова җитәкчелегендә "Мәдәни код" паблик-арт программасы объектлары буенча велоэкскурсия.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10