ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре хөрмәтенә Казанда митинг узачак

22 август 2019, 20:53

Мемориаль акциядә шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова катнашачак.

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). 25 августта Казанда Муса Җәлилне һәм аның сугышчан иптәшләрен искә алу көненә багышланган мемориаль митинг узачак. Чара шагыйрь һәйкәле янында 1нче май мәйданында оештырыла. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Акция 12.00 сәгатьтә башлана һәм Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә дәвам итәчәк, анда әдәби-музыкаль кичә узачак.

Истәлекле чараларда татар әдәбияты классигының кызы Чулпан Җәлилова катнашачак. Чарада шулай ук «күренекле галимнәр, әдәбият белгечләре, язучылар һәм шагыйрьләр шагыйрь истәлегенә үз әсәрләрен укыячак», диелгән хәбәрдә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10