ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Казахстан Премьер-министры «КАМАЗ», вертолетлар һәм ягулык җитештерелүен карады

22 август 2019, 20:11 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Казахстан Премьер-министры «КАМАЗ», вертолетлар һәм ягулык җитештерелүен карады Казахстан делегациясе 45нче WorldSkills дөнья чемпионатын ачу тантанасында катнашырга планлаштыра.

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстанга эш сәфәре белән Казахстан Премьер-министры Әскәр Мамин килде. Ул республиканың берничә алдынгы предприятиесен карады – аның эш графигында беренче булып «ТАНЕКО», КАМАЗ һәм Казан вертолет заводында булды. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бигеш» халыкара аэропортында Казахстан Премьер-министрын Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.

«ТАНЕКО»да Казахстан делегациясенә нефть эшкәртү һәм нефть продуктлары – автомобиль бензины, авиация керосины, майлау материаллары җитештерү өчен билгеләнгән төп җайланмаларны күрсәттеләр.

Казахстан Премьер-министры Әскәр Мамин әйткәнчә, Татарстанга сәфәре максатларының берсе - уңышлы сәнәгать проектларын өйрәнү, шулай ук нефть эшкәртү тармагында хезмәттәшлекне киңәйтү.

Бүген үк Казахстан Республикасы Премьер-министры Әскәр Мамин белән Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев очрашты. Кич белән Казахстан делегациясе «Казан Арена»стадионында 45нче WorldSkills дөнья чемпионатын ачу тантанасында катнашырга планлаштыра.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10