ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда гаиләгә бала хокукын гамәлгә ашыру проблемасы турында фикер алышачаклар

22 август 2019, 20:29

Түгәрәк өстәл Татарстанның Иҗтимагый палатасында узачак.

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 23 августта, Татарстан Иҗтимагый палатасында гаилә низаглары шартларында баланың гаиләгә хокукын һәм гаилә элемтәләрен гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл узачак.

Чарада кызыксынган министрлыклар һәм ведомстволар хезмәткәрләре, ата-аналар җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашачак. Фикер алышуны Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм республиканың Иҗтимагый палатасы оештыра. Бу хакта төбәкнең балалар омбудсмены матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гадәттәгечә, гаилә тәрбиясе, ата-ана бурычларын билгеләү һәм үтәү, балигъ булмаган балаларның һәм башка туганнарның гаилә элемтәләренә хокукларын тормышка ашыру мәсьәләләре Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә килгән мөрәҗәгатьләр арасында сизелерлек урын алып тора.

«Әлеге тематика буенча 2018 елда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты тарафыннан 440 мөрәҗәгать каралды. Бу барлык мөрәҗәгатьләрнең 21 процентын тәшкил итте. 2019 елның алты аенда 237 мөрәҗәгать (мөрәҗәгатьләрнең гомуми саныннан 26 процент) керде»,-диделәр балалар омбудсмены матбугат хезмәтендә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10