ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Медведев белән Миңнеханов WorldSkills Kazan турында фикер алышты

22 август 2019, 18:46 , Фото: tatarstan.ru

Медведев белән Миңнеханов WorldSkills Kazan турында фикер алышты Россия Премьер-министры Казанга WorldSkills Kazan 2019 эшче һөнәрләренең дөнья чемпионатын ачу тантанасында катнашу өчен килде.

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашу үткәрде. Әңгәмә Казан Кремлендә узды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Россия Хөкүмәте башлыгы Казанга WorldSkills Kazan 2019 эшче һөнәрләре дөнья чемпионатын ачу тантанасында катнашу өчен килде. 

Дмитрий Медведев Казанның һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын үткәрүгә әзерлеген уңай бәяләде, Россия командасында катнашучылар белән очрашуы турында сөйләде һәм Рөстәм Миңнехановтан Татарстан тормышы турында сөйләвен сорады.

Татарстан Президенты ил җитәкчелегенә дөнья чемпионатына әзерләнүдә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде һәм беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча төбәкнең икътисади нәтиҗәләре турында сөйләде.

Очрашу ахырында Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев, гомумән алганда, һөнәри осталык буенча чемпионатта Россия җыелма командасыннан уңай нәтиҗәләр һәм җиңүләр көтүен, әмма чараның төп нәтиҗәсе булып, күп кенә яшьләрнең урта һәм махсус һөнәри белем алу өчен мотивация алачагын билгеләп үтте.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10