ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Мәскәүдә Муса Җәлилнең уникаль скульптурасын тәкъдим итәчәкләр

22 август 2019, 17:44 , Фото: tatmsk.tatarstan.ru

Мәскәүдә Муса Җәлилнең уникаль скульптурасын тәкъдим итәчәкләр 25 августта 12.00 сәгатьтә Мәскәүдә Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге инициативасы белән герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салына.

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Мәскәүдә 23 августта Җиңү музее беренче тапкыр «Герой-шагыйрь Муса Җәлил скульптурасы»н тәкъдим итә. Бу легендар татар шагыйрен җәзалауның 75 еллыгына массакүләм матбугат чаралары өчен пресс-күрсәтү булачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Композиция талантлы скульптор Василий Николаевич Керенский (1915-2004) тарафыннан эшләнгән. Василий Керенскийның кызы бу композицияне Җиңү музеена бүләк иткән. Ядкарь музей фондларында инде дүрт ел саклана. Иртәгә аны беренче тапкыр чыгарачаклар.

Муса Җәлил гаиләсе чарада катнаша алмый. Герой-шагыйрьнең кызы бу көннәрдә Татарстанда истәлекле чараларда катнашачак.

25 августта 12.00 сәгатьтә Мәскәүдә Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге инициативасы белән герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узачак. Чара татар шагыйре һәм аның көрәштәшләрен җәзалап үтергән көн уңаеннан оештырыла.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10