ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Айгөл Габдрахманова законда яшьләр эшчәнлеге чагылган төшенчәләр юк дип саный

22 август 2019, 18:10 , Фото: Султан Исхаков/архив

Айгөл Габдрахманова законда яшьләр эшчәнлеге чагылган төшенчәләр юк дип саный "Сәләт" үзәге җитәкчесе парламент аша теге яки бу канунга үзгәртүләр тәкъдим итәчәген әйтте.

(Казан, 22 август, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). "Сәләт" яшьләр үзәге җитәкчесе Айгөл Габдрахманова формаль рәвештә яшьләр эшчәнлеген алып бару турында канун нигезендә язылган төшенчәләр юк дип саный. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә Яшьлəр парламентына кандидатлар сайлау буенча буенча дебатларда сөйләде.

"Россиядә яшьләр турындагы закон кирәк дип уйлыйм. Башка федераль законнарда да безнең эшчәнлек күрсәтелмәгән", - диде ул.

Айгөл Габдрахманова Яшьләр парламентын яшьләрнең теге яки бу кануннарга, актларга мөнәсәбәтләрен, фикерләрен җиткерә алучы трибуна дип атады. "Шул ук вакытта ул иҗади эшчәнлек белән шөгыльләнә алу мәйданчыгы да булып тора", - ди ул.

"Миңа кандидат булу бик кирәк, чөнки мин үз карашымны беллерә алам. Закон ошамый икән, мин аны үзгәртү яклы, тәкъдимнәремне әйтәм. Мондагы кандидатлар яшьләр төзегән иҗтимагый берлек исемен дә тәкъдим итә. Аның да үз проблемасы, сораулары бар", - диде кандидат.

Айгөл Габдрахманова шушы юнәлештә фикердәшләре белән эшләргә планлаштыруын әйтте. "Икенчесе - уку-укыту мәсьәләләре. Минем өчен бу бик мөһим. Гармонияле шәхесне үстерер өчен нәрсәләрне үзгәртергә кирәк? Башлангыч, урта белем бирү системалары бар. Минемчә, алар бер чылбырда эшләргә тиеш", - дип саный ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10