ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Медведевка WorldSkills чемпионнарын әзерли торган күнекмә полигонын күрсәттеләр

22 август 2019, 17:38 , Фото: Егор Никитин

Медведевка WorldSkills чемпионнарын әзерли торган күнекмә полигонын күрсәттеләр Россия Хөкүмәте башлыгы Казанга WorldSkills дөнья чемпионаты ачылыр алдыннан килде.

(Казан, 22 август, «Татар-информ», Егор Никитин). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумында булдылар.Делегация WorldSkills Россия җыелма командасының күнекмә базасы булган техникум эше белән танышты.

Техникумның уку сыйныфларын карау барышында Медведевка студентлар берничә югары технологияле - «Веб-дизайн һәм эшләнмә», «Бизнес өчен программа чишелешләре» һәм «Мобиль робототехника» компетенцияләрендә тиешле әзерлек уза торган күнекмәләр полигоны эшен күрсәттеләр.

Сыйныфларның берсендә Россия Премьер-министры берничә WorldSkills чемпионатында җиңүче роботлар стендын карады. Ул бөтен Россия буенча булдырылган компетенцияләр үзәкләренең мөһим роль уйнавын билгеләп үтте.

«Боларның барысын да күрү бик күңелле. Әлеге музейның (призлы урыннар - Т-и иск.) елдан-ел киңәюен генә телим. Иң мөһиме - беренче урыннар булсын», — дип мөрәҗәгать итте техникум укытучылары һәм студентларына Дмитрий Медведев.

Шулай ук Россия Хөкүмәте башлыгына уку йортының төбәкара компетенцияләр үзәге буларак эш күләме турында сөйләделәр. Биредә 11 IT-белгечлек һәм элемтә буенча 1,6 мең студент белем ала. Техникумда Татарстаннан гына түгел, илнең 28 төбәгеннән һәм биш чит илдән дә укучылар катнаша.

WorldSkills хәрәкәтендә Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы биш ел дәвамында катнаша. Моннан 4 ел элек кенә ул WorldSkills Russia рейтингының бишенче йөзлегендә булса, быел исемлекнең беренче баскычында тора.

«Безнең балалар бөтен дөнья буенча халыкара һөнәри осталык чемпионатларында катнашалар. Күптән түгел Европада «Мобиль робототехника» компетенциясе буенча көмеш медаль алдылар, моңа кадәр Абу-Дабида узган дөнья чемпионатында көмеш медаль яулаганнар иде. Ә былтыр Будапештта узган Европа чемпионатында без берьюлы өч алтын медаль яуладык», - диде техникум директоры Юрий Багров журналистларга.

Ул быелгы WorldSkills дөнья чемпионатында Россия җыелма командасының 63 катнашучысының алтысы - Казан мәгълүмат технологияләре техникумында тәрбияләнүчеләр, дип өстәде.

Техникум биналарын караганнан соң Дмитрий Медведев һәм Рөстәм Миңнеханов Казан Кремленә юнәлделәр. Кич белән Россия Хөкүмәте башлыгы «Казан Арена» стадионында WorldSkills дөнья чемпионатын ачу тантанасында катнашачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10