ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Дмитрий Медведев WorldSkills катнашучыларының эш урыннары белән танышты

22 август 2019, 16:22 , Фото: Диана Авакян

Дмитрий Медведев WorldSkills катнашучыларының эш урыннары белән танышты Россия Премьер-министры WorldSkills Kazan 2019 45нче һөнәри осталык дөнья чемпионатының ярышлар мәйданчыгын карады.

(Казан, 22 август, «Татар-информ», Диана Авакян). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев 45нче WorldSkills Kazan 2019 һөнәри осталык дөнья чемпионаты конкурсантларының эш урыннарын карап чыкты. «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә ярышлар зонасына Россия вице-премьеры Татьяна Голикова һәм Россия Федерациясе сәнәгать министры Денис Мантуров килде. Кунакларны Татарстан  Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Хөкүмәте әгъзалары озатып йөрде.

Аерым алганда, Россия Хөкүмәте Рәисе «Санлы программа идарәсе (ЧПУ) станокларында фрезерлау эшләре» компетенциясе буенча конкурс үткәрү мәйданчыгы белән танышты. Катнашучыларга бирем, болванка һәм сызым бирелә, аннан соң балалар дүрт сәгать эчендә детальне мөстәкыйль рәвештә ясарга тиеш.

Медведевка бу өлкәдәге стандартларның 2013 елдан соң ничек үзгәрүен күрсәттеләр. Ул чакта чемпионат вакытында нибары берничә кеше гади детальләр ясый алды. Хәзер инде яшьләрнең яртысыннан артыгы турнир барышында катлаулы объектлар ясый.

Бүгенге көнгә Дмитрий Медведевның һәм Рөстәм Миңнехановның эшлекле очрашуы планлаштырылган. Кичкә таба республика җитәкчесе, Россия Хөкүмәте башлыгы һәм башка рәсми затлар WorldSkills Kazan 2019 ачылу тантанасы узачак «Казан Арена» стадионына барачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10