ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Дмитрий Медведев Казанга WorldSkills чемпионатын ачу тантанасына килде

22 август 2019, 15:15 , Фото: архив

Дмитрий Медведев Казанга WorldSkills чемпионатын ачу тантанасына килде
 Татарстан башкаласында Россия Премьер-министры WorldSkills 2019 уздыру мәйданчыгы белән танышачак.

(Казан, 22 август, «Татар-информ», Диана Авакян). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Казанга эш сәфәре белән килде. Кич белән Дмитрий Медведев «Казан Арена»стадионында узачак WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын ачу тантанасында катнашачак. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ил Хөкүмәте башлыгы «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә WorldSkills Kazan 2019 конкурс мәйданчыкларын караячак. Шунда ук ул Россия җыелма командасы составыннан килгән турнирда катнашучылар белән очрашачак.

«Дмитрий Медведев Төбәкара компетенцияләр үзәгендә – Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумында булачак. Анда ул «Веб-дизайн һәм эшләнмә» , «Бизнес өчен программалы чишелешләр», «Мобиль робототехника» компетенцияләре буенча күнегүләр полигоны эше белән танышачак», – диделәр матбугат хезмәтендә.

Моннан тыш, Россия Федерациясе Премьер-министры Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казахстан Премьер-министры Әскәр Мамин һәм WorldSkills International президенты Саймон Бартли белән очрашулар уздырачак.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10