ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Тимур Нагуманов Дәүләт Советына сайлауга музыкаль ролик ярдәмендә чакыра

22 август 2019, 15:26 , Фото: соцсети

Тимур Нагуманов Дәүләт Советына сайлауга музыкаль ролик ярдәмендә чакыра Мультфильмдагы түбәтәй кигән өчпочмак үзен «идеаль кандидат» дип атый.

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстанның элеккеге бизнес-омбудсмены Тимур Нагуманов Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә Дәүләт Советына сайлау уңаеннан музыкаль чакыру урнаштырган. Видеороликның төп герое – түбәтәй кигән һәм җырлый торган өчпочмак.

Өчпочмак гитарага кушылып җырлый һәм үзен «идеаль кандидат» дип атый.

«Дибли-дибли-ди, дибли-дибли-ди, восьмого сентября на выборы иди», - дип чакыра өчпочмак роликның ахырында.

  • «Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, ТР Дәүләт Советына сайлауда 200 меңнән артык кеше электрон җайланмалар ярдәмендә тавыш бирәчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10