ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

WorldSkills чемпионатын ачу һәм ябу тантаналарында ун медицина пункты эшли

22 август 2019, 14:56 , Фото: Султан Исхаков

WorldSkills чемпионатын ачу һәм ябу тантаналарында ун медицина пункты эшли “Медицина тәэминаты” юнәлеше буенча чемпионатта 183 волонтер катнаша.

(Казан, 22 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанда WorldSkills дөнья чемпионатын ачу һәм ябу тантаналарында ун медицина пункты эшли. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов әйтте.

“Казан-Арена” стадионында, шулай ук, 11 ашыгыч медицина ярдәме, 15 күчмә медицина бригадасы кизү торачак. “Казан-Экспо”да исә, медицина ярдәме өчен Республика медицина профилактикасы үзәге җаваплы.

Учреждение белгечләре 8 медпункт, 8 күчмә медицина бригадасы оештырган. Шулай ук, объектта 8 ашыгыч ярдәм машинасы һәм Катастрофалар медицинасы үзәге бригадалары кизү тора. Медицина пунктлары имгәнүләр куркынычы югары булган мәйданчыкларга һәм эвакуацион чыгу юлларына якын урнашкан.

Мәктәп укучылары һәм көллияттә укучылар өчен чемпионат кысаларында “Посетитель” программасы каралган. Группалар “Казан ярминкәсе”ндә, “Теннис академиясендә, “Казан-1” тимер юл вокзалында туплана. Бу пунктларда да өч медицина пункты оештырылган, аларның составында табиб, шәфкать туташы. Һәр пункт Казанның балалар сырхауханәләренә беркетелгән.

“Медицина тәэминаты” юнәлеше буенча чемпионатта 183 волонтер катнаша. Аларның 72се ярышлар үткәреләчәк компетенцияләр урынында эшләячәк.

“Волонтер медик компетенцияләрдә беренче ярдәм буенча эшли. Ул җәрәхәткә пластырь ябыштыра, бәйләвеч куя. Алар барысы да медицина университетының төрле курс студентлары. Чит ил пациенты белән табиб арасында тел ягыннан аңлашуда да ярдәм итә”, - диде чемпионатның баш табибы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика буенча баш белгече Дмитрий Лопушов.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10