ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

WorldSkills чемпионаты ачылу тантанасын «Россия 24» каналы туры эфирда күрсәтә

22 август 2019, 14:34 , Фото: архив

WorldSkills чемпионаты ачылу тантанасын «Россия 24» каналы туры эфирда күрсәтә «Казан Арена» стадионында чемпионат ачылу тантанасы 19.00 сәгатьтә башлана.

(Казан, 22 август, «Татар-информ», Александра Давыдова). «Россия 24» телеканалы һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын ачу тантанасының туры трансляциясен күрсәтәчәк. «Бөтенроссия дәүләт телевизион һәм радиотапшырулар компаниясе» Федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы - «Татарстан» дәүләт телевизион һәм радиотапшырулар компаниясе директоры Фирдүс Гыймалетдинов «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Бүген 19.00 сәгатьтә «Россия 24» телеканалында WorldSkills чемпионатын ачу тантанасы трансляциясе туры эфирда барачак. Трансляция 21.30 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк», - дип искәртте ул һәм трансляция турында килешү ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Бөтенроссия дәүләт телевизион һәм радиотапшырулар компаниясе директоры Олег Добродеев белән очрашуы вакытында төзелүен билгеләп үтте.

Ачылыш тантанасы трансляциясеннән тыш, телеканал «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгеннән турыдан-туры репортажлар күрсәтәчәк. Павильонда каналның күчмә студиясе эшләячәк. «Россия 24» телеканалы 27 августта узачак чемпионатны ябу тантанасын да турыдан-туры трансляцияләр дип көтелә, диде Фирдүс Гыймалетдинов.

Моннан тыш, һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын ачу тантанасының туры трансляциясен ярышларның рәсми сайтында да карарга мөмкин.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10