ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Рәсми Татарстан

Татьяна Голикова: WorldSkillsта кем җиңүе түгел, хәрәкәтнең алга баруы мөһим

22 август 2019, 14:03 , Фото: Салават Камалетдинов

Татьяна Голикова: WorldSkillsта кем җиңүе түгел, хәрәкәтнең алга баруы мөһим Россия хөкүмәте җитәкчесе урынбасары WorldSkills хәрәкәтенең социаль әһәмиятен билгеләп үтте.

(Казан, 22 август, “Татар-информ”, Алсу Исмәгыйлева). Россия хөкүмәте җитәкчесе урынбасары, WorldSkills чемпионатын оештыру комитеты рәисе Татьяна Голикова чемпионат хәрәкәтенең алга баруы мөһим дип саный. Бу фикерен ул бүген Казан Экспо үзәгендә WorldSkills KAZAN башлану уңаеннан матбугат конференциясендә әйтте. 

Татьяна Голикова әлеге чараның кешеләр тормышына уңай йогынты ясавын белдерде. Аның фикеренчә, әлеге хәрәкәт Россиядә эшче һөнәрләрнең абруен арттырды. “Хәзер эшче һөнәр ияләре үзләрен бөтенләй башкача хис итә. Алар яңа профессияләр үзләштерә, үзләрен хезмәт базарында кирәкле итеп тоя. Бу тирә-юньгә уңай йогынты ясый”, - диде Голикова.

Голикова, WorldSkills KAZAN чемпионатының асылын билгеләп, “Чемпионатта кем җиңүе мөһим түгел. Иң мөһиме – хәрәкәтнең алга баруы”, - диде.

РФ хөкүмәте җитәкчесе урынбасары Россиядә 50 яшьтән узган 17 мең кешенең WorldSkills стандартлары буенча эшләгән эшче һөнәрләр үзәкләренә мөрәҗәгать иткәнен әйтте. “Алар яңа компетенцияләр, яңа белемнәр ала. Без хәзер шундый активлык күзәтәбез. Бу бик мөһим, чөнки тирә-ягыбыз үзгәрә. Мисал өчен, хәзер сәнгать, төзелеш, мәгълүмат технологияләре, логистика өлкәләре үсештә”, - диде ул.

  • Эшче һөнәрләрне үстерү һәм танытуны максат итеп куйган WorldSkills дөньякүләм хәрәкәте 1950 елда оешкан. WorldSkills Kazan 2019 - Халыкара хәрәкәтнең безнең ил территориясендә узган беренче чарасы. Бүген аның рәсми ачылышы. Казанда чемпионат 27 августка кадәр дәвам итәчәк. Чемпионатка 63 илдән 56 компетенциядә 1300 катнашучы килгән. Чемпионат бәйгеләрен 250 меңнән артык тамашачы карар дип көтелә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10