ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

WorldSkills чемпионатында дини кешеләргә аерым медицина ярдәме күрсәтәчәкләр

22 август 2019, 13:56 , Фото: Султан Исхаков

WorldSkills чемпионатында дини кешеләргә аерым медицина ярдәме күрсәтәчәкләр “Пациент хатын-кыз бригадасы хезмәт күрсәтүен теләсә, мондый мөмкинлек бирелә”, - ди Дмитрий Лопушов.

(Казан, 22 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанда һөнәри осталык буенча WorldSkills чемпионатында медицина ярдәме дини үзенчәлекләр буенча аерым да күрсәтелә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында чемпионатның баш табибы Дмитрий Лопушов әйтте.

“Абу-Дабида булган чемпионатта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы делегациясе булды. Медицина ярдәме күрсәтүнең бөтен аспектларына игътибар иттек. Анда Ислам традицияләре булгач, ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым бригадалар оештырылган иде. Без дә моны исәпкә алдык. Пациент хатын-кыз бригадасы ярдәм итүен тели икән, мондый мөмкинлек бирелә”, - диде Дмитрий Лопушов.

Аның сүзләренчә, ярышларда катнашучылар өчен генә түгел, Казан-Экспода булган һәркем шушы медицина пунктларына мөрәҗәгать итә ала.

“Чемпионатны барлык җитештерү предприятиеләрнең мини-цехы итеп күз алдына китерергә кирәк. Сәнәгатьнең һәр төре булгач, карарга бик кызыклы. Травматизм булырга мөмкин, ләкин бу ярышларда оста конкурсантлар катнаша. Алар инде куркынычсызлык техникасы белән таныш, шуңа күрә гадәттә җитди имгәнүләр булмый, вак-төяк кенә, кулга шырпы керергә мөмкин һәм башкалар”, – диде Лопушов.

Табиб әйтүенчә, тирегә кергән шырпыны чыгару өчен егермешәр данәдән йөзгә якын упаковка махсус җайланма сатып алынган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10