ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

WorldSkills Президенты: Россиянең чемпионатка җиде ел элек кенә кушылуы гаҗәп

22 август 2019, 13:28 , Фото: Салават Камалетдинов

WorldSkills Президенты: Россиянең чемпионатка җиде ел элек кенә кушылуы гаҗәп “Россия дөнья дәрәҗәсендәге вакыйга кабул итә”, – диде Саймон Бартли.

(Казан, 22 август, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). WorldSkills Президенты Саймон Бартли Россиянең чемпионатка җиде ел элек кенә кушылуына гаҗәпләнгән. Бу турыда ул бүген “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының беренче матбугат конференциясендә әйтте.

“Бу – Россиядә һәм нәкъ менә Татарстан Республикасында үтә торган беренче чемпионат. Бу – гаҗәп. Россиянең безнең гаиләгә 7 ел элек кенә кушылуы мине гаҗәпләндерә. Мин 8 ел элек бу хәрәкәтнең Президенты булдым. Россиянең бу чарада катнашу өчен гариза биргәнен күрдем. Ә хәзер инде ил дөнья дәрәҗәсендәге вакыйга кабул итә”, – диде Саймон Бартли.

WorldSkills Президенты әйтүенчә, аны Татарстанга беренче тапкыр килгәч каршы алган кеше – “Яшь профессионаллар (WorldSkills Россия)” берлеге генераль директоры Роберт Уразов. “Роберт, дөнья масштабындагы чарага мәйданчык оештырырга булышканың өчен рәхмәт сиңа”, – диде Саймон Бартли.

Аның әйтүенчә, чемпионат Татарстанда калачак мирас итеп төзелгән. “Мин Казан бу зур ярышны үзендә кабул итү өчен гариза биргән вакытта, барлык катнашучылар да яшүсмерләр булганын хәтерлим. Хәзер алар үзләре – чемпионат вәкилләре. Алар мәгълүмат белән уртаклашырга мөмкин. Мин сезнең ярышчылар янына килүегезне телим. Алар – безнең киләчәгебез, алар сезгә тарихлары турында сөйләсен. Киләчәк алар кулында”, – диде ул.

РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары, WorldSkills чемпионатын оештыру комитеты рәисе Татьяна Голикова да чемпионатта куәтле һәм масштаблы инновацияләр кулланылуын билгеләп үтте.

  • WorldSkills хәрәкәте 1950 елда оешкан. WorldSkills Kazan 2019 – Халыкара хәрәкәтнең безнең ил территориясендә узган беренче чарасы. Бүген аның рәсми ачылышы көне. Казанда чемпионат 27 августка кадәр дәвам итәчәк. WorldSkills чемпионатына 56 компетенция буенча көч сынашырга 63 ил һәм регионнан 1300 дән артык катнашучы килгән. Чемпионат бәйгеләрен 250 меңнән артык тамашачы карар дип көтелә. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10