ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов: WorldSkillsны кабул итү барыбыз өчен дә зур җаваплылык

22 август 2019, 13:16 , Фото: Салават Камалетдинов

Рөстәм Миңнеханов: WorldSkillsны кабул итү барыбыз өчен дә зур җаваплылык "WorldSkills хәрәкәтенең эшче профессияләрне танытуга ясаган йогынтысын билгеләп үтәргә кирәк", - диде Президент.

(Казан, 22 август, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда халыкара WorldSkills чемпионаты рәсми ачылышы уңаеннан уздырылган матбугат конференциясендә әлеге чемпионатның Россия һәм Татарстан өчен әһәмиятен билгеләп үтте. "Безнең ил мондый чемпионатны беренче мәртәбә кабул итә, бу барыбыз өчен дә зур җаваплылык", - диде ул.

Татарстан Президенты мондый масштаблы халыкара чараларның Татарстан үсешенә керткән өлеше турында искәртте. "WorldSkills хәрәкәтенең эшче профессияләрне танытуга ясаган йогынтысын билгеләп үтәргә кирәк", - диде Миңнеханов. Ул эшче кадрлар үзәкләрен булдыру республикадагы предприятиеләр өчен мөһим булуын әйтте.

Татарстан Президенты белдерүенчә, 2020 елда эшче кадрлар әзерли торган үзәкләр Татарстанда 41гә җитәчәк (хәзер алар 37). "Без, чемпионатны кабул итеп, моңарчы бездә булмаган компетенцияләрне булдыру мөмкинлегенә ия булдык. Чемпионат өчен әзерләнгән җиһазлар монда, үзебезгә калачак. Бу чемпионатны кабул итү безнең өчен зур шатлык", - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм РФ хөкүмәте җитәкчесе урынбасары, WorldSkills чемпионатын оештыру комитеты рәисе Татьяна Голиковага чемпионатны оештыруга керткән өлешләре өчен рәхмәтен җиткерде, оештыру барышында туган мәсьәләләрнең оператив хәл ителүен әйтте.

  • WorldSkills хәрәкәте 1950 елда оешкан. WorldSkills Kazan 2019 - Халыкара хәрәкәтнең безнең ил территориясендә узган беренче чарасы. Бүген аның рәсми ачылышы. Казанда чемпионат 27 августка кадәр дәвам итәчәк. Чемпионатка 63 илдән 56 компетенциядә 1300 катнашучы килгән. Чемпионат бәйгеләрен 250 меңнән артык тамашачы карар дип көтелә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10