ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татьяна Голикова «Татнефть»тә эшчеләр әзерләү өчен уникаль костюмны карады

22 август 2019, 13:32 , Фото: Владимир Васильев

Татьяна Голикова «Татнефть»тә эшчеләр әзерләү өчен уникаль костюмны карады Россия вице-премьеры WorldSkills 2019 чемпионында катнашу өчен Казанга килде.

(Казан, 22 август, «Татар-информ», Алексей Угаров). Россия вице-премьеры Татьяна Голикова WorldSkills дөнья чемпионаты мәйданчыгында Татарстанда эшче кадрлар әзерләү өлкәсендә уникаль эшләнмәләр белән танышты. РФ Хөкүмәте башлыгы урынбасарына төрле йөкләнешләрне имитацияләргә мөмкинлек бирә торган костюм күрсәттеләр. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Казан Экспо» күргәзмәләр үзәге белән танышкан вакытта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татьяна Голикованы «Татнефть» стенды янына алып килде, анда кадрлар әзерләү өлкәсендә компания эшләнмәләре тәкъдим ителгән иде.

Кадрлар әзерли торган иң яхшы үзәкләрнең берсе «Татнефть»тә урнашкан, анда белгечләр әзерләү буенча өр-яңа технологияләр кулланыла. Татьяна Голиковага бораулаучы кичерә торган йөкләнешне тоярга мөмкинлек бирә торган костюм күрсәттеләр», - диде Лилия Галимова. Аның сүзләренчә, Россиядә мондый костюмнар өчәү генә.

  • Бүген «Казан Арена» стадионында WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45нче дөнья чемпионатын ачу тантанасы узачак.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10