ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Декреттан эшкә чыккан аналарга Татарстанда ярдәм тәҗрибәсен Франциядә өйрәнәләр

22 август 2019, 12:15

Франция хезмәт министры Мюриель Пенико WorldSkills-2019 дөнья чемпионатында катнашу өчен Казанга килде.

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Франция Хезмәт министрлыгы декрет ялыннан соң эшкә чыккан яшь аналарга ярдәм итү буенча Татарстан тәҗрибәсен өйрәнәчәк. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Бүген Франция хезмәт министры Мюриель Пенико Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белән очрашты. Франция хезмәт министрлыгы декрет ялыннан соң эшкә чыккан яшь аналарның хезмәт коллективларында җайлашуына ярдәм итү буенча Татарстан тәҗрибәсе белән кызыксынды», - диде Лилия Галимова.

Аның сүзләренчә, Франция белгечләрен шулай ук илкүләм проектлар кысаларында гамәлгә ашырыла торган, халыкның төрле социаль катламнарына ярдәм күрсәтү өлкәсендә Татарстанда кулланылучы тәҗрибә дә кызыксындырган.

«Социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендә республика тәҗрибәсе Франция вәкилләрендә кызыксыну уятты. Соңыннан үз илләрендә куллану өчен, алар аны җентекләп өйрәнергә тели», - дип искәртте Казан Кремленең рәсми вәкиле. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10