ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов WorldSkills чемпионатын оештыруда Франциягә ярдәм тәкъдим итте

22 август 2019, 11:19 , Фото: Владимир Васильев

Рөстәм Миңнеханов WorldSkills чемпионатын оештыруда Франциягә ярдәм тәкъдим итте Франция төбәкләре вәкилләре Татарстан белән хезмәттәшлек турында килешүләр төзү мөмкинлеге хакында фикер алышачак.

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында Франциянең хезмәт министры Мюриель Пенико белән очрашты. 2023 елда Франциянең Лион шәһәрендә WorldSkills дөнья чемпионаты узачак. Рөстәм Миңнеханов чемпионатны оештыруда ярдәм күрсәтергә ышандырды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Мюриель Пенико белән очрашуда Татарстан Президенты кичә эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионатын үткәрү хокукын яулаган Франция делегациясен котлады. Рөстәм Миңнеханов чемпионатны оештыруда ярдәм күрсәтергә ышандырды, министр моны шатланып кабул итте һәм Татарстанда халыкара чараларның югары дәрәҗәдә әзерләнүен һәм үткәрелүен билгеләп үтте», - диде Галимова.

Рөстәм Миңнеханов һәм Мюриель Пенико шулай ук Татарстанның Франция төбәкләре белән хезмәттәшлек перспективалары хакында да фикер алышкан. «Франция делегациясе составында илнең төрле төбәкләреннән вәкилләр килде. Моңа кадәр Татарстан белән Прованс төбәге арасында килешү төзелгән иде инде. Башка төбәкләр белән дә килешүләр төзү мөмкинлеге хакында фикер алышачаклар», - дип искәртте Галимова.

  • Казанда узучы WorldSkills чемпионатында Францияне 40 конкурсант, 30 эксперт һәм 19 техник белгеч тәкъдим итә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10