ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда янгын сүндерүчеләр 170 тоннага якын печәнне уттан саклап калган

22 август 2019, 10:55 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Татарстанда янгын сүндерүчеләр 170 тоннага якын печәнне уттан саклап калган Янгын кичә Ютазы районының Бәйрәкә авылындагы складта чыккан.

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Татарстанда янгын сүндерүчеләр 170 тоннага якын печәнне уттан саклап калган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Кичә 19.41 сәгатьтә 112 бердәм номерына Ютазы районының Бәйрәкә авылында складта печән януы турында хәбәр килде», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

«НурАгро» ирекле янгын сүндерүчеләр командасы хезмәткәрләре урында ялкын телләренең 450 квадрат метр мәйданны биләгән складны ялмап алуын ачыклаган.

Ут белән көрәшүчеләр янгынны ике сәгать эчендә сүндергән. Аның мәйданы 500 квадрат метр тәшкил иткән. Уттан 170 тонна печәнне саклап калганнар, тагын шуның кадәрен янгын юк иткән.

Хәзерге вакытта янгынның сәбәпләрен ачыклыйлар.

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10