ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Болгар цивилизациясе музеенда Алтын Урда оешуга багышланган күргәзмә ачылды

22 август 2019, 10:18

Экспозициядә Татарстан һәм Россия рәссамнарының тарихи картиналары тупланган.

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Болгар цивилизациясе музеенда Алтын Урда оешуга 750 ел тулу уңаеннан «Тарихыбыз эзләре буйлап» дигән күргәзмә ачылды. Бу хакта «Новая жизнь» хәбәр итә.

Күргәзмәне ачу тантанасында Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы Рифкать Вахитов, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Мөдәррис Минһаҗев, ТР һәм Россия Рәссамнар берлекләре әгъзасы Фәрит Вәлиуллин, Татарстан һәм Россиянең башка авторлары катнашты.

Алар күргәзмәнең концепциясе турында сөйләделәр, тарихи вакыйганың әһәмиятен билгеләп үттеләр һәм үз эшләрен тәкъдим иттеләр.

Моннан тыш, күргәзмәгә килүчеләр Булат Гыйльванов, Алсу Тимергалина, Рәшит Галимов, Лариса Евграфова, Полина Илюшкина һәм Лада Аюдагның картиналары белән таныша алачак. Алар төрле техника кулланып иҗат ителсә дә, аларның барысы да авторларның ерак үткәннәргә карашын чагылдыра. Төрле тарихи шәхесләрнең портретлары экспозициядә аерым урынны били.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10