ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россиянең Европа өлешендә яшәүчеләрне сентябрь аенда әбиләр чуагы көтә

22 август 2019, 09:36 , Фото: Эльвира Мубаракшина

Россиянең Европа өлешендә яшәүчеләрне сентябрь аенда әбиләр чуагы көтә Җылы һава торышының кайсы көннәргә туры киләчәген синоптиклар әлегә әйтә алмый.

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Россиянең Европа өлешендә яшәүчеләрне сентябрь аенда әбиләр чуагы көтә. РФ Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Аның нинди булачагын әйтүе кыен, әмма әбиләр чуагы киләчәк», - диде белгеч. Шул ук вакытта, ул синоптикларның төгәлрәк фаразны август ахырында гына әйтә алачагын искәртте.

Моннан тыш, Вильфанд, кагыйдә буларак, яңгырлардан соң килгән коры көннәрнең әбиләр чуагы дип аталуына игътибар юнәлтте.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10