ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Айгиз Баймөхәммәтов укытучыларга багышлап роман яза - "Мәгариф" журналы

22 август 2019, 08:34

Ник безнең илдә укытучыларга карата мөнәсәбәт тиешле дәрәҗәдә түгел дигән сорау мине нык борчый, ди язучы.

(Казан, 22 август, "Татар-информ", "Мәгариф", Рифат Каюмов). Язучы Айгиз Баймөхәммәтовнең иҗаты һәм биографиясе күп кенә кешеләрдә кызыксыну уята. Кечкенәдән җиде бертуганы белән тулы ятим калып, ачы язмыш сынауларын үткән Айгиз Баймөхәммәтовның балалар йорты тормышын эчтән ачып салган «Калдырма, әнкәй», «Әкиятсез балачак» автобиографик әсәрләре 50 меңннән артык тираж белән уннан артык телдә дөнья күргән иде. Алар бүгенгесе көндә Россиядә милли басмалар арасында иң күп укыла торган әсәрләр булып санала. 2018 нче елда «Урам балалары» повесте дә басылып, популярлык җыеп килә.

Бүгенге көннәрдә Айгиз яңа роман өстендә эшли. Очрашу вакытында ул аның эчтәлеген бераз ачты.

«Үзем белгән мәсьәләләрне язарга тырышам. Язучы үз чорындагы вакыйгаларны чагылдырырга тиеш. Әлегесе вакытта укытучылар тормышына багышланган роман өстендә эшлим. Ник безнең илдә укытучыларга карата мөнәсәбәт тиешле дәрәҗәдә түгел дигән сорау мине нык борчый. Укытучы — илне, җәмгыятьне тәрбияләүче кеше бит. Төп герой — тулай торакта яшәүче укытучы, аның белән килеп чыккан маҗаралар, мәшәкатьләр турында сүз барачак. Шулай ук җәмгыятьтәге җитешсезлекләр дә чагылачак”, — дип белдерде автор.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10