ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Тәтеш районында «Өчпочмак көне» кинокомедиясе төшерелә

22 август 2019, 09:29

Марина Галицкая фильм төшерә башлауның WorldSkills көннәренә туры килүенә басым ясый - фильмда эшче профессиясе турында сүз бара.

(Казан, 22 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның Тәтеш районында «Өчпочмак көне» кинокомедиясе төшерелә башлады. Бу хакта фильмның продюсеры Марина Галицкая хәбәр итә.

«Өчпочмак көне» фильмының сценарий авторы һәм режиссеры – Салават Юзеев. Бу – «Корбан-роман» нәфис фильмы, «Күкшел егетләре», «Шиһаб хәзрәт» документаль фильмнары, ике сезон татарометражкалар һәм башка фильмнар авторының чираттагы эше.

Фильмның төп герое – биергә яраткан авыл тракторчысы Бәхти. Марина Галицкая фильм төшерә башлауның WorldSkills көннәренә туры килүенә басым ясый. «Татарстанда эшче һөнәрләренә бәйле халыкара ярышлар вакытында эшче һөнәрен тасвирлаган фильм төшерелү символик мәгънәгә ия. Татарстанда әле эшче һөнәрен зурлаган фильм төшерелүен хәтерләмим», - ди ул.

Фильмда төп геройны Камал театрының биюче актеры Илдус Габдрахманов уйный. Марина Галицкая әйтүенчә, Илдус Габдрахманов үзе дә авылда йөк машинасы йөрткән, трактор йөртергә өйрәнгән. Авыл клубындагы халык театрында уйнап йөргән малайны артист булырга укырга озатканнар. Төп герой Бәхтинең хатыны ролендә Мәскәүдән актриса Эльвира Болгова чакырылган. Биюләрне Камал театры хореографы Сәлимә Әминева куя.

Марина Галицкая әлегә фильмны финансларсыз төшерә башлауларын әйтә. «Без һава торышы яхшы торганда авыл күренешләрен төшереп калырга тырышабыз. Акча килгәнне көтеп торсак, вакытны югалтабыз. Икенче этапта катлаулы декорацияләр төзеп эшне Казанда дәвам итәчәкбез», - ди ул.

Фильм төшерү командасы Татарстан Президенты ярдәменә өметләнә. Көтелгән сумма – 10 млн. сум.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10