ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Әлки районының кайбер хуҗалыклары бөртеклеләрне урып-җыюны төгәлләде

22 август 2019, 02:00 , Фото: alki-rt.ru/

Әлки районының кайбер хуҗалыклары бөртеклеләрне урып-җыюны төгәлләде Бер гектардан уңыш уртача 21 центнер тәшкил итә.

(Әлки, 22 август, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). “Кызыл Шәрык-Агро”ның “Көньяк-Көнчыгыш Әлки” филиалында бөртеклеләрне урып-җыю төгәлләнде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

2401 гектарда үстерелгән игеннәрдән филиал механизаторлары 5 мең тонна ашлык җыеп алдылар. Бер гектардан уңыш уртача 21 центнер тәшкил итә.

Игеннәрне теземнәргә салуда Фаил Яһудин, Ирек Җәләлетдинов бик тырышып эшләделәр. Ә суктыруда Евгений һәм Виталий Арнаковларга, Виталий Антоновка тиңнәр юк. Бу көннәрдә филиал комбайнчылары башка хуҗалыкларда урып-җыю эшләрендә булышалар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10