ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Кама Аланында яшь спортчылар арасында узган автокросс җиңүчеләре ачыкланды

22 август 2019, 00:00 , Фото: tat.e-nkama.ru/

Кама Аланында яшь спортчылар арасында узган автокросс җиңүчеләре ачыкланды Тугызынчы ел рәттән оештырылучы ярышларда 12 шәһәрдән 47 узышчы катнашты.

(Казан, 22 август, "Татар-информ"). Кама Аланында "Таиф-НК" кубогына Татарстан Республикасы беренчелегенә автокросс үтте. Яшь спортчылар үзләрен оста һәм тәҗрибәле узышчылар итеп күрсәттеләр. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Тугызынчы ел рәттән оештырылучы ярышларда 12 шәһәрдән 47 узышчы катнашты.

 Картингчылар “Стриж”, “125-Стандарт”, “Gx-200”, “Пилот”, “Хонда" классларында үзара көч сынашты.

“Д2-юниор ОКА” классында узышучылар да тамашачылар күңелендә көчле тәэсир калдырды.

 “125-Стандарт” классында Түбән Камадан Лев Михайлов – өченче, “Д2-юниор ОКА” классында Данил Жаворонков беренче урын яулады.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10