ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чирмешән пенсионерларын хастаханәгә алып киләләр һәм кайтарып куялар

22 август 2019, 05:00 , Фото: Кадыйр Гомәров

Чирмешән пенсионерларын хастаханәгә алып киләләр һәм кайтарып куялар “Изге йөрәк” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге быел, 2 сентябрьдән башлап, 722 кешегә хезмәт күрсәтәчәк.

(Чирмешән, 22 август, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешән районында 65 яшьтән узганнарны район үзәк хастаханәсенә диспансеризация узарга, табибка күренергә махсус машина белән алып барачаклар. Бу эш “Демография” милли проекты буенча эшләнә, хәтта яңа машина бирәләр.

“Изге йөрәк” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге быел, 2 сентябрьдән башлап, 722 кешене өйләреннән килеп алып хастаханәгә китерәчәк, аннары кайтарып куячак.

Дөрес, әүвәл ялгызларга, ялгыз яшәүчеләргә, инвалидларга хезмәт күрсәтелә. График төзелгән.

"Без, сынап карау максатында, Әмир пенсионерларын больницага алып килеп карадык, аерым проблемалар булмады", - ди районның социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10