ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Түбән Кама «Нефтехимигы» үз бозында АКШ командасы белән көч сынашачак

22 август 2019, 09:00 , Фото: e-nkama.ru

Түбән Кама «Нефтехимигы» үз бозында АКШ командасы белән көч сынашачак Ярышлар Николай Лемаевның тууына 90 ел тулуга багышланачак.

(Казан, 22 август, "Татар-информ"). 25-29 августта Түбән Камада 2002-2003 елларда туган уенчылар командалары арасында алкалы хоккей буенча халыкара турнир узачак. Ярышлар Николай Лемаевның тууына 90 ел тулуга багышланачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Алты команда, шул исәптән Америка Кушма Штатларыннан: Нефтехимик (Түбән Кама), Esmark Stars (Питтсбург, АКШ), Салават Юлаев (Уфа), Металлург (Магнитогорск), Нефтяник (Әлмәт) һәм Авангард (Омск) гариза бирде.

Моңа кадәр Түбән Камага АКШ хоккей командалары бер генә тапкыр да килмәгән иде әле. Америкалылар өчен дә бу кызыклы тәҗрибә.

«35 еллык юбилейның башы бик яхшы, - ди Stars хоккей клубы генераль директоры Дейв Косик. - Без дөнья буйлап сәяхәт итәчәкбез, һәм бу безнеңчә – чөнки 1984 елда клуб Финляндиядә беренче сезонын үткәрде».

Николай Лемаев 1977-1985 елларда “Түбән Кама нефтехим” берләшмәсе генераль директоры булып эшләгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10