ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Әлмәт районында юл һәлакәтендә машинаның тәгәрмәче очып чыккан

21 август 2019, 23:00 , Фото: almet-rt.ru/

Әлмәт районында юл һәлакәтендә машинаның тәгәрмәче очып чыккан Юл-транспорт һәлакәтендә "УАЗ" машинасының 1990 һәм 1992 елгы ике пассажиры зыян күргән.

(Әлмәт, 21 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 20 августта 9.55 сәгать↨тә Әлмәт-Лениногорск юлында юл-транспорт һәлакәте булган. 31 яшьлек ир-ат идарәсендәге "УАЗ" машинасының тәгәрмәче очып чыккан. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Шуннан соң машина йөртүче руль белән идарәне югалтып, каршы хәрәкәт полосасына чыккан һәм "Лада" автомобиле белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәтендә "УАЗ" машинасының 1990 һәм 1992 елгы ике пассажиры зыян күргән. Аларны шәһәрнең 3нче поликлиникасына озатканнар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10