ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Милли музейда Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә багышланган күргәзмә ачыла

21 август 2019, 20:53

1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә фашизмга каршы яшерен төркем оештыручыларны хөкем иттеләр.

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу көнендә, 25 августта 13.00 сәгатьтә Татарстан Милли музеенда «Батырлык гасырларда калачак: Җәлил һәм аның көрәштәшләре» дип аталган күргәзмә ачыла. Бу турыда музейның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу көнне әсирлеккә төшкән, әмма Бөек Ватан сугышы елларында фашизмга каршы көрәшне дәвам иткән унбер геройны җәзалап үтерелгәнгә 75 ел тула.

Алар - Муса Җәлил, Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Батталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров.

Музей коллекцияләрендә геройларның язмышлары һәм соңгы көннәре белән бәйле истәлекләр саклана. Алар арасында Муса Җәлил һәм аның иптәшләре җәзага бер сәгать кала хушлашкан Коръән, шәхси әйберләр, күпьеллык эзләнүләр нәтиҗәсендә табылган фоторәсемнәр һәм документлар, китаплар бар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10