ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

WorldSkills тәмамланганнан соң, кыйммәтле җиһазларны Казан көллиятләренә бирәләр

21 август 2019, 21:38 , Фото: Владимир Васильев

WorldSkills тәмамланганнан соң, кыйммәтле җиһазларны Казан көллиятләренә бирәләр Казанда һөнәри осталык чемпионатында дистәләрчә миллион сумлык станоклар, мичләр һәм махсус приборлар кулланылачак.

(Казан, 21 август, «Татар-информ», Егор Никитин). WorldSkills дөнья чемпионатын уздыру өчен иганәчеләр кыйммәтле җиһазлар сатып алган. Ярышлар тәмамланганнан соң, аларны Казан көллиятләренә тапшырачаклар. Бу хакта WorldSkills Kazan 2019 алдыннан Kazan Expo мәйданчыгында узган матбугат туры барышында билгеле булды.

Оештыручылар сүзләренчә, мондый зур ярышларны уздыру җиңел түгел. Биредә WorldSkills хәрәкәте иганәчеләре зур роль уйный, алар катнашучыларга кыйммәтле җиһазлар, станоклар, мичләр һәм машиналар алып бирә.

WorldSkills Champion trust әгъзасы Анна Прокопеня быелгы ярышларда катнашучылар тарафыннан кулланыла торган заманча станокның уртача бәясе якынча 3 млн сум булуын әйтте.

«Шул ук вакытта компетенциядә катнашучы 20-30 кешегә кимендә 15 шундый станок кирәк», - дип нәтиҗә ясады спикер.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10