ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Татарстанның 918 механизаторы “Иң яхшы комбайнчы” исеме өчен ярыша

21 август 2019, 20:25 , Фото: архив/Рамиль Гали

Татарстанның 918 механизаторы “Иң яхшы комбайнчы” исеме өчен ярыша Уңышны урып-җыюда иң югары күрсәткечләргә ирешкән 280 комбайнчы 60 мең сум премия белән бүләкләнәчәк.

(Казан, 21 август, "Татар-информ"). Татарстанда 918 механизатор “Иң яхшы комбайнчы” исеме өчен бәйгедә катнаша. Конкурс турында Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 27 июльдә игълан иткән иде. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Конкурс комбайнчы һөнәренең абруен арттыру һәм аны популярлаштыру, 2019 елгы урып-җыю эшләрендә югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларны бүләкләү максатларында, шулай ук уңышны тиз һәм сыйфатлы җыеп алуны, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында урып-җыю техникасын нәтиҗәле куллануны кызыктыру максатларында уздырыла.

Быел Министрлыкның конкурс комиссиясе Татарстан Республикасында иң күп күләмдә һәм иң күп мәйданда ашлык суктырган күрсәткечләр буенча республика һәм район дәрәҗәләрендә 500 җиңүчене билгеләячәк. Уңышны урып-җыюда иң югары күрсәткечләргә ирешкән 280 комбайнчы 60 мең сум премия белән бүләкләнәчәк, аларны 4 комбайн төркемнәре буенча билгеләячәкләр.

60 мең сум күләмендәге премияләрне шулай ук иң күп мәйданда иген урдыру күләмнәре буенча 20 механизатор алачак. Конкурс йомгаклары буенча шулай ук районнарда 200 иң яхшы комбайнчы 35әр мең сум күләмендә премия алачак.

Техника җитештерүчәнлек куәте буенча төркемнәргә бүленә. Комбайннар арасында беренче төркемгә 140 ат көченнән 230 ат көченә кадәр, икенче төркемгә – 230дан 290 ат көченә кадәргеләр, өченче төркемгә – 300дән 326 ат көченә кадәргеләр, дүртенче төркемгә – 351дән 530 ат көченә кадәргеләр керә. Үзйөрешле чапкычлар төркемендә - МакДон, Челленджер, Джон Дир, Нью Холланд, Массей Фергюссон, ЕС-1, КСУ-1, CS-200.

Республиканың иң яхшы комбайнчыларын ачыклау өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан даими мониторинг алып барыла, шул белешмәләр буенча бүгенге көндә конкурста 820 комбайнчы суктыруда һәм 98 урдыруда катнаша.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10