ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Самарада беренче татар теле дәресен үткәргән көнне бәйрәм итәчәкләр

21 август 2019, 20:11

Иң беренче татар теле дәресе 1989 елның 9 сентябрендә Хәридә ханым Дашкина эшләгән якшәмбе мәктәбендә узган.

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). 9 сентябрьдә Самараның 12нче кичке мәктәп бинасында беренче татар теле дәресен үткәргәнгә утыз ел тулуы билгеләп үтеләчәк. Шул уңайдан өлкәнең “Туган тел” татар җәмгыяте һәм өлкә татар милли-мәдәни автономиясе искә алу кичәсе уздырырга ниятли. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

Иң беренче татар теле дәресе 1989 елның 9 сентябрендә Хәридә ханым Дашкина эшләгән якшәмбе мәктәбендә узган иде.

Быел өлкәнең "Туган тел” татар җәмгыяте 30 еллыгын бәйрәм итә. Оешма өлкәдә татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калу һәм үстерү юнәлешендә зур эш башкара. Самараның “Яктылык” татар мәктәбен ачуда да оешманың өлеше зур, диелә хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10