ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда томан төшүе көтелә

21 август 2019, 21:21 , Фото: архив/Михаил Захаров

Татарстанда томан төшүе көтелә Иртәгә көндез республикада +23..+28 градуска кадәр җылы булачак.

(Казан, 21 август, "Татар-информ"). 22 августка каршы төндә һәм 22 августта иртәнге якта Татарстанның кайсыбер районнарында һәм Казанда томан төшүе көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итте.

Иртәгә көндез республикада алмашынучан-болытлы һава торышы көтелә. Талгын җил исәчәк. Төнлә температура +11..+16 градус җылы була, көндез +23..+28 градуска кадәр җылы булачак.

Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы томан вакытында торак пунктлардан чыгып йөрмәскә киңәш итә. Юл хәрәкәтендә катнашучыларның һәрберсе өчен томан куркыныч булуын истә тотарга кирәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10