ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Рафис Борһанов: Татарстан мәктәпләрендә шахмат дәресләре кирәк

21 август 2019, 20:00 , Фото: архив/Александр Эшкинин

Рафис Борһанов: Татарстан мәктәпләрендә шахмат дәресләре кирәк Татарстан мәгариф һәм фән министры шахмат уены укучыларның фикерләвен системалаштыра дип саный.

(Казан, 21 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан мәктәпләрендә шахмат дәресләре оештырырга кирәк. Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов "Татар-информ" хәбәрчесенә шундый фикерен әйтте.

«Барлык мәктәпләрдә диярлек стационар шахмат өстәлләре торган рекреацион зоналар күрәм, һәм балаларның күбесе шахмат белән шөгыльләнә. Бу укучыларның фикерләвен яхшы системалаштыра. Бу дәресләр кирәк. Әмма аларны катгый расписание буенча үткәрү-үткәрмәү - мәктәп үзе хәл итә торган мәсьәлә», – диде Рафис Борһанов.

Мәктәптә укыганда мин дә шахмат уйнадым, диде министр. «Миңа дәресләрдән соң уңайлы иде. Мәктәпкә түгәрәкләргә һәм спорт секцияләренә 15.00-16.00 сәгатьләрдә бара идем. Мин көне буе мәктәптә идем. Бер яктан, бу файдалы булды – балалар мәшгуль, күз алдында. Ни дә булса сорарга кирәк булса, укытучылар да янәшәдә», - диде ул.

  • «Татар-информ» агентлыгы илкүләм проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Татарстан мәктәпләрендә шахмат дәресләре кертеләчәк, дип хәбәр иткән иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10