ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татарстан киносы көннәрендә республикада төшерелгән иң яхшы фильмнар күрсәтелә

21 август 2019, 18:00 , Фото: Султан Исхаков

Татарстан киносы көннәрендә республикада төшерелгән иң яхшы фильмнар күрсәтелә Татарстан киносы көннәре 31 августта “Әпипә” музыкаль кинокомедиясенең премьерасы белән төгәлләнә.

(Казан, 21 август, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Соңгы ике елда Татарстанда төшерелгән иң яхшы унике фильм Татарстан киносы көннәрендә күрсәтеләчәк. Бу хакта “Татар-информ”да үткәрелгән матбугат конференциясендә "Татаркино" директоры Миләүшә Айтуганова сөйләде.

“Без Татарстан киносы көннәре өчен без иң яхшы фильмнарны җыйдык. Мин аларның сыйфаты өчен җавап бирәм”, - диде Миләүшә Айтуганова.

“Татарстан киносы көннәре Казанда гына түгел, республика районнарында да үтә. Балык Бистәсе районында авторлары “Инсаф” фильмын тәкъдим итәчәк. Буада “Остазбикә” фильмы күрәстеләчәк. Әлмәттә “Әпипә” күрсәтеләчәк. Теләче, Лаеш, Әтнә һәм башка районнар да кушыла”, - диде ул.

Татарстан киносы көннәре 23 августта Салават Юзеевның “Шиһаб хәзрәт” документаль фильмы белән ачыла. Программада – “Мулла”, “Суа анасы”, “Инсаф”, “Остазбикә”, “Нигез йорт”, “Җиде малай”, “Байгал”.

Татарстан киносы көннәре 31 августта “Әпипә” музыкаль кинокомедиясенең премьерасы белән төгәлләнә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10