ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Фәрит Мөхәммәтшин Закон чыгару җыены башлыклары арасында икенче урынны алды

21 август 2019, 17:32 , Фото: архив

Фәрит Мөхәммәтшин Закон чыгару җыены башлыклары арасында икенче урынны алды Медиарейтингның лидеры - Иркутск өлкәсе Закон чыгару җыены рәисе Сергей Сокол.

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 2019 елның июль аенда Россия субъектларындагы закон чыгару органнары башлыклары медиарейтингында икенче урынны алды. Бу хакта «Медиалогия» компаниясе хәбәр итә.

Фәрит Мөхәммәтшинның медиаиндексы 9 857,2 тәшкил итә. Рейтингта беренче урынны Иркутск өлкәсенең Закон чыгару җыены рәисе Сергей Сокол, өченче урынны Чечня парламенты рәисе Магомед Даудов алды.

«Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бишенче чакырылыш Дәүләт Советының эш нәтиҗәләре турында сөйләде. Шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, «Бердәм Россия» көне» партия проекты кысаларында Фәрит Мөхәммәтшин Зәй районына эшлекле сәфәр кылган, анда халык белән очрашу вакытында илкүләм проектлар темасына аерым игътибар биргән, кешеләрне аларны гамәлгә ашыруны контрольдә тотуга активрак кушылырга өндәгән», - диелә хәбәрдә.

Моннан тыш, Фәрит Мөхәммәтшин Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының милли азчылык эшләре буенча югары комиссары Ламберто Заньер белән очрашты һәм мәктәпләрдә дәүләт телләрен укыту буенча Татарстан тәҗрибәсе турында сөйләде

Рейтинг «Медиалогия» системасының массакүләм мәгълүмат чаралары базасы нигезендә төзелгән. Ул 51 меңнән артык чыганакны үз эченә ала: телевидение, радио, газета, журналлар, мәгълүмат агентлыклары, Интернет-ММЧ.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10