ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Kazan Expoда WorldSkills территориясен Кызыл мәйдан зурлыгы белән чагыштырдылар

21 август 2019, 17:19 , Фото: Владимир Васильев

Kazan Expoда WorldSkills территориясен Кызыл мәйдан зурлыгы белән чагыштырдылар Һөнәри осталык буенча Дөнья беренчелеге узачак мәйданчыкларны журналистларга күрсәттеләр.

(Казан, 21 август, «Татар-информ», Егор Никитин). WorldSkills Дөнья чемпионаты кысаларында ярышлар узачак Kazan Expo ярыш кластерлары территориясе Кызыл мәйдан зурлыгы белән чагыштырырлык булган.

Мондый мәгълүматларны журналистларга WorldSkills Kazan 2019 алдыннан Kazan Expo мәйданчыгында узган матбугат туры барышында җиткерделәр. Журналистларны төп павильоннар буенча йөрттеләр, анда тиздән бөтен дөньядан яшь профессионаллар ярышлары булачак.

«Ярыш кластерлары территориясе бик зур. Ул 75,8 мең квадрат метрны били — бу Кызыл мәйдан территориясе белән чагыштырырлык (25 мең кв.метрга якын). Кунакларга күп йөрергә туры киләчәк, уңайлы аяк киеме кияргә кирәк», - диде WorldSkills Champion trust әгъзасы Анна Прокопеня.

Хәзерге зур мәйданда 56 төрле компетенция буенча ярышларга соңгы әзерлек барганын әйтте ул.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10