ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Ринат Закиров татарларны төрки халыклар арасында югары бәяләнгән халык дип атады

21 август 2019, 17:45 , Фото: Салават Камалетдинов

Ринат Закиров татарларны төрки халыклар арасында югары бәяләнгән халык дип атады “Татарның бу дөньяда урыны гыйлем бирерлек”, - ди Бөтендөнья татар конгрессы рәисе.

(Казан, 21 август, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров татарларны төрки халыклар арасында иң югары бәяләнгән халык дип әйтте. Бу хакта ул конгресста узган шагыйрь Рамил Чурагул иҗатына багышланган матбугат конференциясендә сөйләде.

“Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Төркиягә сәфәре вакытында бер очрашуда Хөкүмәт башлыгы булган Әхмәт Давутоглу болай дип әйтте: “Без туксанынчы еллар башында Россиядәге бөтен төрки республикаларны йөреп чыктык, халыкның яшәеше белән таныштык, үзебезнеке белән чагыштырдык. Бер әйбер күзгә чалынды: кайда гына булсак та, Татарстанда бөтен җирдә китаплы халык”, - диде.

Ринат Закиров сүзләренчә, татарның бу дөньяда урыны гыйлем бирерлек. “Аның дәрәҗәсе шулкадәр югары, төрки халыклар арасында иң югары бәяләнгән халык – татарлар”, - диде конгресс рәисе.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10