ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Асаф Вәлиев Рамил Чурагуловны "мөрәҗәгать итеп" язучы шагыйрь дип атады

21 август 2019, 16:35 , Фото: Салават Камалетдинов

Асаф Вәлиев Рамил Чурагуловны Рамил Чурагулов – “Әйтмә син авыр сүз”, “Моңнар керсен авылга” җырлары авторы.

(Казан, 21 август, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиев Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, популяр җырлар авторы Рамил Чурагуловны “мөрәҗәгать итеп” язучы шагыйрь булуын әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә Рамил Чурагулов иҗатына багышланган матбугат конференциясеннән соң сөйләде.

Асаф Вәлиев Рамил Чурагуловның “мөрәҗәгать итеп” язулары тәэсирле дип саный. “Мәсәлән, “Әйтмә син авыр сүз”, “Рәхмәтеңнән, Ходаем, ташлама”, “Әйт, авылым” һ.б. шигырь юллары халыкка тәэсир ясый. Күңелләргә, йөрәккә үтеп керә торган җырлар”, - диде ул.

“Аның иҗади турында мин дүртенче тапкыр катнашам. Башка елларда төрле музейларда булып кайттык. Һәр ел теплоход була, шунда концерт биреп, Рамилнең җырларын җырлап, Казан тирәсеннән матур гына сәяхәт итеп кайтабыз”, - диде Асаф Вәлиев.

Асаф Вәлиев Чурагулов белән 1989 елдан бирле таныш булуын әйтте. “Әлбәттә, көе дә туры килеп тора. Алар күп җырларны композитор Ризван Хәкимов белән эшләде. Шуңа күрә мин бу җырларны яратып башкарам. Электән үк Уфада да күрешә идек”, - ди ул.

“Рамилнең иҗатын хөрмәт итәм. Аның җырлары мәгънәле, матур. Бөтен тамашачыга аңлаешлы. Бик тиз ятлана һәм отып алына торган шигырьләр, җырлар. Үзләре гади булса да, шул ук вакытта даһи дип тә әйтер идем. Ул үзе дә җырлый, шигырьне бит җыр өчен яза да белергә кирәк. Руслар әйтмешли, “поэт-песенник” – диде ул.

Асаф Вәлиев Чурагуловның җырлары искерми, һәрвакыт кирәк дигән фикердә. “Халык та аны сорый бит. Шуңа күрә мин аны программадан төшереп калдырганым юк. Һәр ел яңа җыр кертелә барылса да, Рамилнең җырлары популярлыгыннан төшми. Фәлсәфи, сәяси, татар-башкорт дуслыгын ныгыту турындагы шигырьләре дә бар. Рамилнең җырлары җиңел”, - диде җырчы.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10