ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда фура белән «ГАЗель»ның бәрелешкәнен видеога төшергәннәр

21 август 2019, 16:12 , Фото: скриншот видео из соцсетей

Татарстанда фура белән «ГАЗель»ның бәрелешкәнен видеога төшергәннәр Юл-транспорт һәлакәте бүген иртән Зәй тирәсендә булган.

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Татарстанда фура белән азык-төлек төягән «ГАЗель»ның кара-каршы бәрелешүен шаһитлар видеога төшергәннәр. Видео социаль челтәрләрдә чыкты.

Беренчел мәгълүматлар буенча, юл-транспорт һәлакәте бүген иртән Зәй тирәсендә булган. Видеода җимерелгән «ГАЗель» машинасы торуы күренә. Көчле бәрелешү аркасында автомобильнең кузовы җәнчелеп беткән. Асфальтта азык-төлек әрҗәләре таралып ята. Шулай ук юл кырыена төшеп киткән фура да күренә.

Юл-транспорт һәлакәте сәбәпләре, зыян күрүчеләр булу-булмавы ачыклана.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10